Габдулла Тукай

Метрочы президент булды

«Метроэлектротранс» оешмасы генераль директоры Әсфән Галәвов шушы көннәрдә генә «Каз-УОР» хатын-кызлар баскетботл командасының президенты итеп билгеләнде. 


Заманында Казанда бик тә көчле хатын-кызлар баскетбол мәктәбе бар иде. Гүзәл затларыбыз “Технология университеты” командасы составында Россия чемпионатының иң көчле клублары белән очрашкан чакларны әле дә искә алар. Аннан соң команда саф татарча - “Энҗе” дип атала башлады. Беренче елны ук казанлылар Россия суперлигасында бишенче урынга менеп җиттеләр. Команда составында нигездә үзебезнең уенчыларыбыз булуы җанатарлар күңеленә бигрәк тә хуш килә иде: Лилия Фәттахова, Леонтина Нуриева, Мария Никитина, Мария Попова... Кайберәүләре хәтта җыелма командаларга да чакырылды, ә Никитина хәтта Россиянең яшьләр командасы составында Европа чемпионатында да җиңү яулады. Кызганыч, татарча исем алып, бераз таныла башлагач кына, клуб түбәнгә тәгәри башлады. Команданы коткару нияте белән аны үз канаты астына “Нур” компанияләр төркеме алды. Әмма бер кочак кара тәнле уенчыларны җыеп уңышка ирешергә җыенган команда бераздан бөтенләй юкка чыкты.
Тулысынча укырга: Метрочы президент булды

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...