20 елдан соң мөселманнар 35 процентка артачак. Саннар белән әйткәндә, болайрак. 2010 елда алар 1,6 млрд булган. 2030 елларга 2,2 млрд ка җитәчәкләр. «Pew»тикшерү үзәге менә шундый нәтиҗәгә килгән.
Мөселманнар арту тизлеге башка мөселман булмаганнар белән чагыштырганда ике тапкырга тизрәк барачак. Шулай итеп, 20 елдан соң дөньякүләм халыкның 26,4 % тәшкил итәчәкләр. Ул чакта Җир шарында 8,3 млрд (хәзер – 6, 9 млрд) кеше яшәр дип көтелә.
«Pew» мондый фаразларны узган еллардагы статистик һәм демографик мәгълүматларга, үзенчәлекләргә нигезләнеп ясаган, дип яза islam.ru.