Иң популяр татар композиторларының берсенә - 80!
29 гыйнварда Мәскәүдә композитор Сайяр Хәбибуллинның юбилей концерты узды. Аңа 80 яшь тулды. "Мир" концерт залы сәхнәсендә иң популяр татар композиторларының берсе булган Сайяр агага "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме таныклыгы тапшырылды.
Кичә композиторга былы котлау сүзләре җиткерүдән һәм бүләкләр тапшырудан башланып китте. " Сез - татар халкының горурлыгы, татарлар, кайда гына яшәмәсеннәр, сезне беләләр, сезне яраталар", - дип билгеләп китте үз чыгышында ТР вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин. Композиторны бигрәк тә Татарстанда яраталар дип ассызыклады ул. Ул Сайяр агага "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме таныклыгын тапшырганда зал алкышларга күмелде. А.Фәйзуллин шулай ук ТР ның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Котлау хатларын укып җиткезде.
Россиянең мөфтиләр шурасы композиторны "Рухи бердәмлек өчен" медале белән бүләкләде, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономияләре рәисләре Рәсим Акчурин һәм Фәрит Мухтасаров, Пушкино шәһәрендәге татар җәмгыяте җитәкчесе Хәмдия Рамаева шулай ук үзләренең тәбрикләүләрен җиткезделәр. Барысы да Сайяр Хабибуллинның киң кырлы таланты, аның актив педагогик һәм иңтимагый эшчәнлегенә, татар музыка үсешенә керткән бәяләп бетергесез хезмәтләрен билгеләп үттеләр.
Юбилейга килгән артистларның чыгышлары да тамашачыларга нык тәэсир итте. Музыкаль бүләкләрен композиторга Рафаэль Ильясов, Наилә Фатехова, Идрис Газиев, Роза Хабибуллина һәм башка артистлар тапшырдылар. Алар Сайяр Хәбибуллинның җырларын башкардылар. Композитор үзе кич буе рояльдә булды, җырчылар аңа кушылып җырладылар.
Белешмә өчен:
Сайяр Хәбибуллин - Түбән Новгород өлкәсендә, гади кешеләр гаиләсендә туган. Балачагында башта гармунда, соңыннан музыкаль мәктәптә аккордеонда уйнарга өйрәнгән. Озак еллар Горький исемендәге киностудиядә, «Союзмультфильм»да, Үзәк телевидениеда тавыш операторы булып эшләгән. 1963 елда татар музыкантын «Москонцерт»ка эшкә алалар. Киләсе елда Башкортостанда яшь музыкант үзен композитор буларак таныта. 1968 елда Мәскәүдә "Якты юллар" татар эстрада төркеме төзелә. Бу төркем белән Сайяр Хәбибуллин Урта Азия Казахстан, Идел буе төбәкләрендә концертлар биреп йөри. 1985 елда ул «Москонцерт» каршында үзенең "Хыял" вокаль-инструменталь ансамблен төзи. Бу ансамбль белән ул бөтен Советлар Союзын гизеп чыга, татар җырын, мәдәниятын пропагандалый, яшь талантларны эзли, таба, укыта тәрбияли. Сайяр ага дүрт дистәдән артык җыр авторы. Аның иҗат җимешләрен Әлфии Авзалова, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шарипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка танылган җырчылар башкарып дан казана.