Шагыйрь Рөстәм Фәйзуллинга (Акъегет) 60 яшь (1951)
Рөстәм Акъегет шигърияткә Фәннүр Сафин, Марсель Галиевләр белән бер чорда килде. Аны зур залларның биек мөнбәрендә күрмәссең, радио-телевидениедән ярсый-ярсый чыгыш ясаганын ишетмәссең. Урыны-урыны белән Равил Фәйзуллинның башлангыч иҗатындагы новаторлык чалымнары сизелеп киткәләсә дә, Акъегетнең шигърияттә үз юлы, үз урыны, үз әйтер сүзе бар. Шагыйрьнең “Ак болыт шәүләсе” һәм “Төнге сулар” җыентыкларына тупланган шигырьләр моның ачык дәлиле.
Тулысынча укырга: "Шагыйрь Рөстәм Фәйзуллинга (Акъегет) 60 яшь (1951)"