Габдулла Тукай

iPadның икенче версиясе тәкъдим ителде

Март башында Apple компаниясе iPad планшетлы компьютерның икенче версиясен тәкъдим итте. Сан-Францискода узган чараны авыру сәбәпле рәсми рәвештә ялда булган компаниянең башлыгы Стив Джобс үзе алып барды. 


Узган елның апрелендә сатуга чыккан беренче модель белән чагыштырганда iPadның икенче версиясе җиңелрәк һәм юкарак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС агентлыгы. Яңа планшетникның авырлыгы нибары 590 грамм (беренчечесе 680 грамм иде). Аңа ике камера куелган. Шунысын да әйтергә кирәк, яңа модель элеккесенә караганда күпкә көчлерәк. Ул төрле операцияләрне ике мәртәбәгә тизрәк башкара.
Тулысынча укырга: "iPadның икенче версиясе тәкъдим ителде"

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...