Әлбәттә, “Мисс Татарстан-2011” бәйгесендә катнашкан һәрбер кыз күңелендә генә булса да җиңү көткәндер. Ләкин финалга чыккан утыз гүзәлнең бары тик берсе генә 28 гыйнвар кичендә “Пирамида” сәхнәсендә җиңүче таҗын киде. Хәер, барысын да рәттән сөйлик әле.
Республиканың шәһәр һәм районнарында үткәрелгән сайлап алу турлары аркылы узып та Казанга кадәр килеп җиткән 32 кызның утызы гына бу кичне сәхнәгә чыкты. Иң лаеклылары.
Үзләре белән кызлар тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын видеороликлар аркылы таныштырды. Финалга җиткән утыз кызның чыгышлары Александр Панайотов җырлары һәм Петербугтан килгән “көчле” егетләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. “Бераз сөйләшик” (“Давайте поговорим”) бәйгесендә инде ун сайлап алынган кызны гына катнаштырдылар. Кызларның һәркайсы махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирде. Нәкъ менә бу бәйге жюрига соңгы карарны кабул итәргә мөмкинлек биргәндер дә инде. Бераз киңәшләшеп алганнан соң, бүләкләү тантанасы башланды.
Әйтергә кирәк. Бу кичне бер генә кыз да бүләксез кайтып китмәде. Барысына да финалда катнашучыны раслый торган диплом, бизәнү әйберләре, чәчәкләр бүләк ителде. Иганәчеләрнең һәм партнерларның барысы да диярлек махсус номинацияләр булдырган иделәр, алар үзләренә теләгән кызларны сайлап алып, төрле бүләкләр, дипломнар тапшырды.
Традиция буенча биредә “Мисс Казан”ны да сайладылар. Быел әлеге исемне Екатерина шушакова яулады. Ул шулай ук “Мисс Универсиада” титулына да ия булды. Бу аңа августта Шуньжень шәһәрендә узачак Универсиадада Татарстан һәм Россия стендын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенче вице-мисс - Ләйсән Ваһапова булды, беренче вице-мисс Рәминә Исламгулова.
“Мисс Татарстан-2011” исемен Яр Чаллы кызы Эльвина Валиева яулады. Җиңүче таҗын аңа узган елгы “Мисс” Ирина Шәрипова кидерде. Тиздән ул Мәскәүдәге “Мисс Россия” бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.