2 февраль көнне Каюм Насыйриның Казандагы музеенда олуг мәгърифәтченең туган көне уңаеннан «Каюм Насыйри мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләре», дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылачак.
Чараның төп темасы - татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, милли гореф-гадәтләрен популярлаштыру, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Мәгълүм булганча, Каюм Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле тармаклар үсешенә зур өлеш керткән, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез салган, халыкның милли мәдәниятен саклау һәм үстерү өстендә зур хезмәтләр башкарган галим. Хезмәтләре фонетикага һәм грамматикага, татар теле лексикографиясенә (сүзлекләре) карый. Фәнни-популяр әсәрләр, беренче татар календаре авторы. Заманында ул төбәк, татар халкы тарихын, аның фольклор һәм этнография мирасын өйрәнүгә зур әһәмият биргән. Каюм Насыйри тарафыннан әдәбият, педагогика, җир эшкәртү, ботаника, медицина өлкәсенә караган хезмәтләр языла, арифметика, геометрия, география дәреслекләре төзелә.
Акыл иясенең фән өлкәсендәге күпкырлы карашын киләчәк буын югары бәяли, К. Насыйриның иҗаты белем бирү программаларына кертү аның бөек шәхес икәнен исбатлый.
Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре, язучылар катнашачак, ди музей хезмәткәрләре. Музейда К.Насыйрига багышланган «Хәтер бакчасы» экспозициясе ачыла. Бу күргәзмәдә галимнең XIX гасыр йорты фәнни лабораториясе, фотокүргәзмә танышырга мөмкин.
Мәгълүм булганча, 2 февраль мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган көне. Музейда узачак чарага гыйльми җәмәгатьчелек һәм иҗади актив яшьләр, танылган фән белгечләре, язучылар чакырыла.