28 гыйнварда Төркиянең Эрзурум шәһәрендә Бөтендөнья кышкы универсиаданың беренче ярышлар көне үтә. Түбән Кама кызы Алия Иксанова беренче алтын медаль яулады! Ул классик стиль белән 5 чакрымлык чаңгы ярышларында җиңеп чыкты. Аңа икенче булып килгән Украинадан Екатерина Григоренко 17,4 секунд оттырды, дип хәбәр итә Спорт мәгълүматы агентлыгы «Весь спорт».
Махсус хезмәт контролеры булып эшләүче полиция прапорщигы 25 яшьлек Алия Иксанова чаңгы белән кечкенәдән шөгыльләнә башлый. Бишенче сыйныфта укыганда Алпрның мәктәбенә "Нефтехимик" спортклубының тренеры килә, балаларны чаңгы секциясенә чакыра. Ул вакытта сыйнфтагы бөтен бала языла, тик берничә айдан бары тик ике кыз - игезәк Алия һәм Лилия Иксановалар чаңгыга тугрылыклы кала. Шул вакыттан бирле ике туган спорт биеклекләренә бергәләп "менәләр".
Иң башта ук Алия яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Яуланган медаль-кубоклар башлангыч чорның авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм иттәләр дип искә төшерә чаңгычы кыз. Баштарак шәһәр ярышлары җиңүчесе, соңрак республика чемпионы, Идел буе федераль округында призер. Ә инде 2002 елда спорт мастеры нормативын үтәгәч, аны Россиянең юниорлар җыелма командасына алдылар.
Шуннан соң Алияне милли җылма командага чакырдылар. Бу команда белән бергә чаңгычы кыз Норвегиядә юниорларның дөнья беренчелегендә чыгыш ясады. 15 чакрымга дистанцияда ярышлар нәтиҗәләре буенча Алия иң шәп яшь чаңгычы кызлар егермелегенә керде (tatcenter.ru мәгълүматы кулланылды).