Соңгы бер атна эчендә Татарстанның эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 1624,5 грамм накротик алынган. Бу өлкәдә 21 җинаять теркәлгән. Алынган наркотикларның 528,2 граммы – героин. Наркоҗинаятьләрнең иҗ күпчелеге Казан шәһәрендә теркәлгән (11), икенче урында – Яр Чаллы (7).
10 гыйнвар көнендә ЭЭМ накротикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән оператив тикшерү эшләре барышында Казанның Карбышев урамында моңа кадәр суд каршында җавап биргән утыз яшьлек гражданин кулга алына. Милиционерлар анда 798,9 грамм гашиш һәм 253 грамм марихуана табалар. Ә 11 гыйнварда Казанның Межевая урамында табылган яшерен урында эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 508 грамм героин табалар. Наркотикларның моңа кадәр шундый төрдәге җинаять өчен суд каршында җавап тоткан 42 яшьлек Казан кешесенеке булуы ачыкланган.