Габдулла Тукай

Безнең маркалар иномаркаларны "җиңәчәк"

“Автостат” агентлыгы гыйнвар ае урталарында быелгы автомобиль елына үз фаразларын игълан итте. Тик шунысы гаҗәп, әлегә автомобиль җитештерүчеләренең барысыда узган елгы эшләренә йомгак ясамаганнар бит әле.

Шулай да, аналитиклар фикеренчә быел Россия автомобиль базарында үсеше 31,5% ка якын булачак. Моңа ныклы нигез дә бар, ел башында автомобиль салоннары клиентлар белән тулы иде, күпләр яңа машна хуҗасы булдылар.
Агентлык экспертлары бәяләвенчә 2011 елда Россиядә 2,5 млн. җиңел һәм җиңел коммерция автомобильләре сатылачак (2010 елда бу күрсәткеч 1,9 млн. иде).

Россия автобазарының сыйфат бәяләмәсе дә үзгәрер дип көтелә. Чит илләр машиналары сату кимиячәк, ә шуның исәбенә Россия территориясендәге чит ил конценрнары тарафыннан җитештерелгән машиналарны сатып алу артачак.
Быел Россия машиналары 680 меңгә якын, “безнең маркалар” (“нашемарки”) 880 меңгә кадәр, ә чит ил автолары 790 мең данә сатылачак дип фаразлана.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...