Габдулла Тукай

“Дүртлек финалы” Казанда узачак

Быел Татарстан волейбол командалары үз алларында бары тик югары урыннарны яулау максатын гына куя. “Зенит-Казан” - ир-егетләр, “Динамо-Казан” хатын-кызлар клублары да әлегә өметләрне аклый һәм лидерлар арасында бара. Дөрес, югалтулар да бар.


Ир-егетләр арасында Россия чемпионатында инде икенче әйләнеш уеннары башланды. “Зенит-Казан” беренче уенны үз мәйданында Уфаның “Урал” клубын кабул итте һәм көндәшләрен 3:0 исәбе белән тар-мар итте. Әлегә егетләребез Новосибирскның “Локомотив”ы белән турнир таблицасында беренче-икенче урынны бүлешә.


Ә менә “Динамо-Казан” кызлары беренче җиңелүгә дучар булды. Безнекеләр Мәскәүдә җирле “Динамо”га 1:3 исәбе белән оттырды. Шул рәвешле, соңгылары 100 процентлык күрсәткеч белән бердәнбер лидерга әверелде. Ә бит әле күптән түгел генә Казан кызлары мәскәүлеләрне Россия Кубогы ярышларында ышанычлы җиңүгә ирешкән иде.


Россия Кубогы дигәннән, әлеге ярышларның “Дүртлек финалы” 28-29 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак. Уенарны үткәрү хокукы башкалабызда күптән түгел генә сафка баскан Волейбол сараена бирелде. 28 гыйнвар көнне “Динамо-Казан” финалга чыгу өчен Мәскәү өлкәсенең “Заречье”сы белән көч сынашачак. Икенче ярымфиналда Екатеринбургның «Уралочка-НТМКсы Краснодарск «Динамо»сы белән уйнаячак.
Волейболга кагылышлы тагын бер хәбәр. «Зенит-Казан» клубының берьюлы алты уенчысы Россия Суперлигасының Йолдызлар матчында катнашачак. Тамашачылар фикере буенча Көнбатыш йолдызлары командасына Ллой Болл, Сергей Тетюхин, Рейд Придди, Максим Пантелеймоненко, Максим Михайлов һәм Николай Апаликов эләккән. Дөрес, Америка легионеры Боллның матчта катнашу мөмкинлеге әлегә сорау астында, чөнки ул авырып тора икән. Шуның белән бергә, әлеге команданы безнең тренер – Владимир Алекно җитәклиячәк. Йолдызлар матчы 22 гыйнвар көнне Кемерово каласында узачак.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...