Казанның мәктәпләрендә укучы баланың 600 анасы РФ нең мәгариф һәм фән министрына Татарстан урта уку йортларында татар телен укытуны туктатуны таләп итеп хат юллаган.
Республикадагы дәүләт телен укытуга каршы чыгарга әниләрне ни мәҗбүр иткән соң?
Аңлашыла ки, 1941-1945 ел сугышы вакытында кайберәүләр фашист телен өйрәнүдән баш тарта торган булган. Ә монда федератив дәүләтнең иң тотырыклы, күпмилләтле һәм күпконфессияле, толерант республикасы туган телне укытуга каршы.
Һәм мәсьәлә Республикада татар шигъриятенең даһие Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү көннәре алдында күтәрелүе аеруча аяныч.
Минем өчен бу хат язылу факты бигрәк тә тетрәндергеч булды, чөнки әле генә Казахстанда бөтенләй башка вәзгыять күреп кайттым. Казах теле үсештә. Кешеләр казах телендә күбрәк сөйләшә, аралаша башлаган. Заманында исә, казах теленең хәле, татар теле хәленә караганда күпкә авыррак иде. Бүген инде балалар, яшьләр, картларны әйтәсе дә юк – иркенләп казахча сөйләшәләр. Кырык белән алтмыш арасындагы, “торгынлык” елларында формалашкан кешеләргә генә телне үзләштерү кыенрак бирелә. Һәм болар барысы да рус яки инглиз теле белән берлектә, чөнки бу телләр һәм кытай теле киләчәк телләре дип саналалар. Ата-аналар өчен балаларны кечкенәдән казах теленә өйрәтү мөһим һәм мәртәбәле.
Татар теле кемгә кирәк?