Тиздән Төркиягә җыенучы россиялеләргә виза алырга, моның өчен 20 доллар түләргә туры килмиячәк. Узган ел ике ил җитәкчелеге имзаланган килешү 16 апрельдән үз көченә керә. Бу ике арада туристлар агымын арттыру өчен эшләнгән.
Белгечләр сүзләренә караганда, виза алмаган очракта чит ил гражданы бу илдә 30 көнгә кадәр тора ала. Ел дәвамында ул сан 180 көннән артмаска тиеш.
Россия белән Төркия арасында виза режимы бетерелә