Башкалабыз Казанның «Иман» үзәгендә суфыйчы шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, мулла Гали Чокрыйның тууына 185 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Вәлиулла хәзрәт Якупов тарафыннан оештырылган чарада дин әһелләре һәм Гали Чокрыйның иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән студентлар да бар иде. Искә алу кичәсе шагыйрь рухына Коръән укып, дога кылудан башланды.