Габдулла Тукай

Җәннәт Сергей Маркус: «Татар телен онытырга, сатырга ярамый...»

Башкалада яшәүше 600 ата-ананың җыелышып җитәкчелеккә хат язуы күпләрне битараф калдырмады. Бу уңайдан язылган хатлар әле дә Intertat.ru редакциясенә килә тора. Танылган культуролог Җәннәт Сергей Маркус фикерләрен дә сезгә тәкъдим итәбез. 

Казанда яшәүче ата-аналарның Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләрен киметүне сорап Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына хат язуын белгәч, бик нык борчылдым. Татарстанның халык язучысы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин моңа карата үз фикерен белдереп, «үз халкың өстеннән донос язу — халкыңа хыянәт итү», диде. Кырыс, әмма гадел фикер. Ул ата-аналарны әлеге гамәлне кылырга этәрүче сәбәп турында да әйтте: «Россия Дәүләт Думасы аша кабул ителгән варварларча закон — 309нчы федераль закон Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларына каршы кабул ителгән вәхшиләр законы».
Җәннәт Сергей Маркус: «Татар телен онытырга, сатырга ярамый...»

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...