Габдулла Тукай

Әстерханда булачак Тукай һәйкәле урынына таш куелачак

26 апрельдә Әстерхан өлкәсендә гомер кичерүче татарлар шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен – 125 еллыгын зурлап бәйрәм итәчәкләр. Быелгы юбилей елы Әстерхан өчен аеруча мөһим вакыйгалар белән истә калачак. 26 апрельдә биредә Габдулла Тукай һәйкәле булачак урынга таш куелачак. Җирле хакимият ризалыгы белән Тукай һәйкәлен шәһәрнең Адмирал Нахимов һәм Александров урамнары киселешендәге бакчага куярга телиләр.

Әстерханда булачак Тукай һәйкәле урынына таш куелачак

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...