Габдулла Тукай

Илдар хәзрәт Шәмсетдинов: Авыл имамнары “невидимка”

Күп мәчетләр ишегендә йозаклар эленеп тормас иде... Әгәр дә авыл имамнарына тиешле матди ярдәм булса. Татар Тумбарлысы авылы имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов әнә шундый фикердә. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында чыккан язмасында мондый юллар бар: “Бер шәкерттән сорадым: “Нигә син авылга барырга һәм Исламны күтәрергә теләмисең?- дип. Ул миңа: “Анда үсеш юк. Авыл имамы булганчы мин шәһәр мәчетендә ишегалды себерәм. Мөгаен, мине монда күрерләр һәм эш бирерләр”. Аның җавабы белән килешмичә: “Сез тәндәге паразитлар кебек, еллар дәвамында белем аласыз, сез белемле һәм Аллаһ сүзен таратучылар булсын һәм җәннәттә урын таба алсын өчен күпме чыгым тотыла, ә үзегездзге кыйммәтле белемне үтерәсез!” -дидем. Кызганыч, әмма бу факт. Әгәр дә бу акчалар авыл имамнарына юлланса, мөгаен, без мәчетләр күплеге белән түгел, ә сыйфат белән мактаныр идек. Һәм бик күп мәчетләр ишегендә йозаклар эленеп тормас иде. Авыл имамнары “невидимка” кебек”. Илдар хәзрәт Шәмсетдинов: Авыл имамнары “невидимка”

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...