Чиста су проблемасы бүген күпләрнең баш бәласе. Җир шарында яшәүчеләрнең 1/6е эчәргә, ә 1/3е көнкүрештә кулланырга су таба алмый. Сусызлыктан интегә торган Африка, Азия дәүләтләреннән аермалы буларак, Россия суга бай — ул илдә яшәүчеләрне генә түгел, күршеләребезне дә су белән тәэмин итә ала. Тик менә барлык су запасларының 17 проценты санитария-гигиена нормаларына туры килми.
Татарстанда бу проблема ни дәрәҗәдә актуаль? Эчә торган суны өй шартларында ничек чистартырга? Бу турыда Роспотребнадзор хезмәтенең җирле идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Эльвира Миролюбова белән әңгәмә кордык.
Эльвира Миролюбова: «Озак куллaнылган фильтр кеше сәламәтлеге өчен зыянлы»