Быел даруханәләргә салым ташламасы бетерелде, ә иминият түләүләре 2,5 тапкырга артты. Әлеге йөкне күтәрә алмыйча, Россиядә мондый учреждениеләрнең 20 проценты ябылды. Эшләп калган даруханәләрнең дә табышы нуль тирәсендә. Күбесе гыйнвар-февраль айларында дару һәм препаратларны үзенә чыгымга саткан.