Габдулла Тукай

Фәрит Мөхәммәтшин: «Милли проблемалар белән даими шөгыльләнергә кирәк»

Россия хөкүмәте башлыгы урынбасары Дмитрий Козакның вазифалары киңәйтелде. Хәзер ул дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен координацияләү белән дә шөгыльләнәчәк. Әлеге гамәлне Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хуплап, аны алга таба җитди адым, дип атады. Бу хакта ул 29 март көнне Мәскәүдә журналистларга биргән әңгәмәсендә белдерде.

«Күпмилләтле һәм күпконфессияле Россиядә милли проблемалар белән очраклы гына түгел, ә даими, системалы рәвештә шөгыльләнүче структура булырга тиеш. Бу эштә Россиянең милли төбәкләре дә катнашыр, дип уйлыйм. Алар гамәли эшчәнекләре белән төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерү юлларын табарга ярдәм итә алалар. Мин әлеге эшкә вакытны сузмыйча, шунда ук тотынырга кирәк, дип саныйм», дип беледерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин: «Милли проблемалар белән даими шөгыльләнергә кирәк»

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...