Габдулла Тукай

“Динамо-Казан” - чемпион!

Татарстан башкаласы тагын бер тапкыр чемпионнар шәһәре булуын раслады! “Динамо-Казан” туплы хоккей командасы Мәскәү адашларын отып, илнең иң көчле командасы булып танылды. 


Дөресен әйтим, Россия чемпионатының ярымфинал өлешендә беренче уенда якташларыбыз Мәскәүдә “Динамо”га оттыргач, күңелдә шик туган иде: быел да казанлыларга бәхет елмаймас микәнни? Сер түгел, быелгы сезон алдыннан Казанда туплы хоккей буенча чемпион-команда төзү максатын куйдылар. Моның өчен башкалага иң көчле уенчылар гына түгел, ә илнең иң көчле, атаклы тренеры Владимир Янко да чакырылды. Сезон башында ук “Динамо-Казан” дөньяда иң көчле команда булып танылды. Хәтта берара дөнья бендисы рейтингының беренче баскеычына да күтәрелде. Планетада без иң көчлесе булсак та, ил беренчелеген откан юк әле. Регуляр чемпионатны да безнекеләр җиңел генә беренче урында тәмамладылар.
Read more “Динамо-Казан” - чемпион!

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...