Габдулла Тукай

Мәхәббәт җырчысы!

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ быел үзенең җитмеш еллык юбилеен билгеләп уза. Г.Камал театры сәхнәсендә мәҗнүн шагыйрь, ярсу йөрәкле Такташның варисы, меңъеллык төрки-татар чичәннәренең дәвамчысы буларак танылган сүз остасының иҗат кичәсе узды. 

Татар шигъриятен төпкә җигелеп тартучы классик әдип, дистәләрчә китап авторы Рәдиф Гаташны котларга Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, күренекле драматург, халык язучысы Туфан Миңнуллин, Татарстан республикасы президенты каршындагы Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова килгән иде. Алар сәхнәгә күтәрелеп мәхәббәт җырчысына тирән ихтирамнарын белдереп, юбилее белән котладылар.

Тулысынча укырга: Мәхәббәт җырчысы!

www.intertat.ru

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...