7 март көнне Чувашстанның Комсомол районы Урмай авылында “Мишәр” халык фольклор-эстрада ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Чарада ансамбльдә төрле елларда чыгыш ясаучылар, шулай ук Татарстан, Чувашстан һәм Мари Иленнән төрле иҗат коллективлары катнашты.