Габдулла Тукай

Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 70 яшь (1941)

Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 70 яшь (1941) 


Мөслим төбәгендә яшәп иҗат итүче әдип Фоат Садриевның әсәрләре кеше күңеленә чыннан да җәйге якты таң җиле шикелле тәэсир итәләр. Вакытлы матбугатта бик матур фикерләр тудырган “Шаһзаманов эше” повестен алып карыйсыңмы яисә аның күпсанлы хикәяләренә һәм сәхнә әсәрләренә күз саласыңмы – алар барысы да бүгенге кешене рухи-әхлакый яктан яхшырак, матуррак итеп күрәсе килү теләге белән сугарылганнар. Ә менә инде сиксәненче елларда иҗат ителгән “Таң җиле” романы белән бу әдип безнең заман хатын-кызларына рухи һәйкәл салды. Әлеге әсәрнең төп образы булган Нуриасма, тормышта нинди генә тупаслыклар, әшәкелекләр белән очрашса да, барыбер чиста, пакъ килеш кала. Бу әсәр – соңгы еллар татар әдәбиятының иң матур казанышларыннан берсе.
Тулысынча укырга: "Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 70 яшь (1941)"

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...