Габдулла Тукай

Алабугада хаҗ кылучылар очраша

19 мартта Алабуга шәһәре мәчетендә хаҗ кылучылар белән очрашу уздырыла. Бу чарада 2010 елны гына түгел, ә соңгы 20 ел эчендә хаҗда булганнар катнашачак. Әлеге очрашу Мәккәгә хаҗ кылуның әһәмияте, мөһимлеге турында мәгълүмат бирү өчен үткәрелә. Хаҗилар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашыр, изге урыннарда булган мизгелләрне искә төшерерләр дип көтелә. «Идел-Хаҗ» вәкилләре изге җирләргә хаҗ сәфәре кылуның шартлары, бәяләре белән таныштырачак. Чараны Алабуга шәһәренең мөхтәсибәт вәкилләре оештыра, дип хәбәр итә tatar-islam.ru.

Алабугада хаҗ кылучылар очраша

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...