Кешелек дөньясы шундый төрле ки, хәтта игезекләр дә бер-берсенә тулысынча ошап бетми. Кешеләр йөз-кыяфәткә генә түгел, тән төсе, гәүдә төзелеше, озынлыгы буенча да аерылып тора. Буй дигәннән, галимнәр кешенең идеаль гәүдә озынлыгы булмый дип тапкан. Чөнки 187 сантиметр буйлы кызларны озын дип саналар да, ул туташ үзе тагын да биегрәк булырга теләп, иң биек үкчәле түфли киеп йөрергә мөмкин.