Габдулла Тукай

Иран мәдәнияте - «Хәзинә»дә

Иран мәдәнияте - «Хәзинә»дә

Татарстанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Иран мәдәнияты» дигән зур күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә Татарстанда Иран атналыгы уңаеннан оештырылган һәм 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Сәнгать галереясенең дүрт залында урнашкан күргәзмәгә 300дән артык экспонат куелган. Алар арасында Ираннан килгән келәмнәр, каллиграфия, савыт-саба, пыяла эшләнмәләре, рәсем сәнгате үрнәкләре һәм фотографияләр. 


Күргәзмәне тантаналы рәвештә Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Реза Багбан Кондори ачты. «Ираннан килгән күргәзмә ачылышында катнашуыма бик шатмын. Бу инде Иранның Казанда тәкъдим ителә торган икенче күргәзмәсе. Минем уйлавымча, Татарстан халкы Иран республикасының сәнгатен генә түгел, ә бик тиздән аның фәнни һәм сәнәгать уңышлары белән дә таныша алыр», - диде ул.

Чарада шулай ук Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты. Ул Иран вәкиленә олы рәхмәтен җиткерде һәм «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән мактау билгесе тапшырды.

Тамашачы күргәзмәләр залында Иран һөнәрчеләренең ничек иҗат итүләре белән дә таныша ала. Иран рәссамнары тамашачы алдында рәсем сәнгате һәм каллиграфия шедеврлары ничегрәк барлыкка килгәнен дә күрсәтә.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...