Габдулла Тукай

Түли алмасаң — армиягә барасың...

Түли алмасаң — армиягә барасың...

Татарстанда алимент түләмәүчеләр белән яңача көрәшә башладылар. Хәзер эше булмаганнар әтиләрне контракт нигезендә хезмәт итәргә армиягә җибәрәләр. Әлеге проект 2009 елда республиканың Менделеевск, Актаныш, Кукмара районнарында сынап караганнар. Узган ел Татарстандагы Суд приставлары идарәсе һәм Хәрби комиссариат үзара килешеп, әлеге эшне бөтен республика күләмендә җәелдергән.

Суд приставлары буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Хәмит Шәрипов сүзләренә караганда, мондый чаралар бурычларны җыеп алу сыйфатын арттыра. Тулаем алганда, идарә узган ел 90 миллиард сумлык бурычны кайтару юнәлешендә эшләгән. Башкарылган эш 2009 елга караганда күләмлерәк.

Кредит, хезмәт хакы, алимент, штрафлар түләмәүчеләр белән көрәшергә социаль реклама, шулай ук Татарстанның мөселман дин башлыкларының да ярдәме тигән. Ләкин дә, белгечләр әйтүенчә, бурычларны түләттерү эше катгыйлатылып, дәүләт казнасына, кредиторларга һәм алимент алучыларга акча күбрәк кайтса да, ел саен бурыч суммасы зурая икән.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...