Габдулла Тукай

Тәмлетамаклар өчен – тавык!

Тәмлетамаклар өчен – тавык!

Нигәдер бүген бик гади, ләкин затлы бер ризык турында язмакчы булдым. Затлы ризыкның бәясе дә шактый булса да, кайвакыт үзеңә-үзең нәни генә шатлык эшлисе килә бит. Шундый вакыт өчен миндә бер рецепт бар, “кесәгә сукмый” торган затлы ризык – грекларча тавык!

Кирәк булачак: 
- тавык ботлары (Канаты тагын да яхшырак, тизрәк әзерләнә. Хәтта тавыкның ак ите дә ярый, бары тик майны күбрәк салырга кирәк)
- бер уч әстерхан чикләвеге (арахис яки эрбет чикләвеге дә ярый. Тәмле булачак)
- 3 борын сарымсак
- ярты лимон
- зәйтүн мае (чистартылган көнбагыш мае да ярый)
- тоз
- кара борыч

Тавык ботларын юып, корытырга. Алар кипшегән арада маринад әзерлибез. Чикләвекне әйбәтлә төеп ваклыйбыз, сарымсакны сытып салабыз, ярты лимон суын, ике кашык май, 3/4 чәй кашыгы тоз, кара борыч өстәп, яхшылап болгатабыз. Тавык маринадны яхшы итеп эченә суырырга тиеш, шуңа күрә маринадта кимендә ике-өч сәгать ятуы хәерле. Иң уңайлысы – боларны кичтән эшләп калдырырга. 

Маринадта яткан тавык ботларын 180 градуска кадәр кызган мичтә 25-30 минут әзерлибез. 

“Бармагыңны яларсың” тавыгы әзер. Ашыгыз тәмле булсын!

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...