Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком ӘҢГӘМӘ. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком ӘҢГӘМӘ. Показать все сообщения

Азат+Алсу: «Җырламыйча яши алмыйбыз»

Бүгенге әңгәмәнең геройларын ике мөһим нәрсә берләштерә. Беренчедән, мәхәббәт: бүгенге көндә алар бәхетле гаилә булып яши, мәхәббәт җимешләре Аязны тәрбияли. Икенчедән, җыр, нәкъ менә җыр аларны таныштырган һәм кавыштырган.
Азат Фазлыев Әтнә районы Күшәр авылында, Алсу Дәүләтгәрәева - Балтач районы Куныр авылында дөньяга килгән. Икесе дә Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаган. Азат безгә «Йолдызлык», «Сандугач керде күңелгә» фестивальләре, «Ватан» халыкара бәйгесе, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль, «Татар моңы» бәйгесе лауреаты буларак билгеле булса, Алсу «Саф хисләр» төркеме аша таныш. Әйтергә кирәк, әлеге төркем 2003 елда Алсу тарафыннан оештырылган булган. Элек анда өч кыз җырласа, хәзер Алсу белән Гөлназ икәүләшеп җырлап йөри.

Рөстәм Шәмсутов: Шәмаил “сыйфат”, “кыймәт” дигәнне аңлата


Иманлы йортның күрсәткече нәрсә дип сорасалар, шәмаил дип өздереп җавап бирергә мөмкин. Элек заманнарда ул һәр татар-мөселман йортында булган. Өйгә килеп кергәч тә, ят күзләр иң әүвәл шәмаилгә төшәрлек итеп аны ишек өстенә элгәннәр. Явыз рухлардан саклый, йортка иминлек иңдерә дип ышанганнар.
Хәзерге заманнарда аны сирәк йортта күрергә мөмкин. Торгынлык елларында, хәтта дин тыелган заманда да шәмаилләрне авыл җирләрендә яшертен генә сатып йөрүчеләр бар иде. Ә инде тагы да элегрәк чорларда гарәп язуын белгән кешеләр пыялага буяу һәм көмеш кәгазъ (фольга) кулланып “Аятель көрси” һәм Коръәннән бүтән кечерәк сүрәләр язып элгәннәр. Сәнгатьнең бу тармагы бүгенге көндә гыйльми нигездә өйрәнелеп дини уку йортларында да кертелә башлады. Шул өлкәдә эшләүче галим, әлеге теманы яктырткан берничә китап авторы һәм талантлы рәссамнарыбызның берсе Рөстәм Шәмсутов. Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм әфәнде белән шәмаил сәнгате хакында әңгәмә корабыз.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...