Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком СЕРЛЕ ДОНЬЯ. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком СЕРЛЕ ДОНЬЯ. Показать все сообщения

Гүзәл затларны аңлап буламыни ул?

Интернетта ниндидер темага мәгълүмат эзләп утырганда кызыклы гына язмага юлыктым. Анда хатын-кызга әйтергә ярамаган фразалар китерелә. Беренчедән, гүзәл затларның пешергән ризыгына, өйдә башкарган эшенә карата артык бәрелмәскә кирәк. Бигрәк тә аны кем белән булса да чагыштырырга ярамый. Әйтик, «минем әни моны болайрак пешерә, сеңлем үтекләгән чалбар сызыгы озакка чыдый» кебек сүзләр хатын-кызны чыннан да чыгырыннан чыгарырга сәләтле. Гүзәл затларны аңлап буламыни ул?

Вакыт белән көрәшеп буламы?


Еш кына вакыт төшенчәсе син һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр тарафыннан төрлечә кабул ителә. Ул кайчак үзара аңлашылмаучанлыкка да сәбәпче. Мисалга гаиләдәге мөнәсәбәтләрне алыйк. Әйтик, хәләл җефетең икенче атнага чит илгә барырга чакыра, ә син бу вакыт эчендә киемнәр алып, шул хакта иптәшләреңә сөйләп өлгермиячәксең. Син аны кинотеатрга барырга үгетләгәндә исә, тормыш юлдашыңа икенче көнгә презентация әзерләргә кирәклеге беленә. Ә бер-берсен яраткан һәр парның күбрәк бергә буласы килә бит. Болай да җитмәгән вакытны ничек бергә үткәрүгә багышларга соң?

Дәү әтинең серле үлеме

«Серле дөнья» сәхифәсендә чыккан «Адаштыручы урман» исемле язмамда әниемнең кешеләрне адаштыручы җенле урманда адашуы турында язган идем. Хәтерләсәгез, ул язмамда шушы ук урманда булган тагын бер фаҗига турында язырга сүз бирдем. Бу язмамны мәрхүм дәү әтием истәлегенә багышлыйсым килә, монда язылган сүзләр аның рухына дога булып ирешсен иде.

Әнием сөйләве буенча, дәү әти бик җитди, әмма шул ук вакытта телгә оста, юмор хисле кеше булган. Кызганыч, мин аны белмим, ул 1986 елда үлгән, ә мин 1987 елда тудым. Дәү әти балаларны бик яраткан, һәрвакыт өйгә үзе белән нәни сабыйларны ияртеп кайта торган булган. «Без көн саен кичен сеңлем белән клубка чыга идек. Әтинең беркайчан да без кайтмыйча йоклаганы булмады. Һәрвакыт борчылып көтеп торды. Үзенең чынлап та йокламаганын белдерү өчен ул, без өйгә кергәч, тамак кыра иде», - дип сөйли әни.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...