Габдулла Тукай

Показаны сообщения с ярлыком Мәдәният Театр. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Мәдәният Театр. Показать все сообщения

Төрки «шедевр» татар тамашачысын яуларга тырыша


B.Кок-оола исемендәге Тува дәүләт музыка драма театры Төрки халыкларның X “Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә Эдуард Миҗитнең эпик драмасы буенча сәхнәләштерелгән “Күлтәгин” спектаклен куячак (режиссер – Алексей Оорҗак).

Спектакль эчке каршылыклардан тетрәнгән борынгы төрки җәмгыять тормышын тасвирлый. Каршылыкларны тудыруда төркиләрнең куәтле күршесе Борынгы Кытай хакимнәренең дә оста кулы уйный. Әсәрдә Күлтәгиннең һәм аның абыйсы Билге каханның милләтне саклап калу, берләштерү өчен куйган тырышлыгы да күрсәтелә.

Тувадан тамак төбе белән җырлаучылар килә

X “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленә Тува республикасыннан Тува дәүләт драма театры һәм тамак төбе белән җырлаучылар триосы килә. Җырчылар Фестивальнең ачылу тантанасында чыгыш ясаячак, дип хәбәр итәләр Intertat.ru газетына.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...