Республикада соңарак калып булса да, язгы чәчү эшләренә тотындылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, быел чәчүлек мәйданнары киңәячәк. Башлыча, мал азыгын әзерләүгә игътибар зур. Татарстан нәкъ менә шушы проблеманы – корылыкның ачы җимешләрен үз җилкәсендә тойды.
“Мал азыгы балансы 5-7 майга кадәр генә исәпләнгән. Терлекчеләр көтүлек җирләренә үлән чыгуын зур түземсезлек белән көтә – ләкин быел вегетация вакыты соңрак”, - ди премьер-министр урынбасары.