Габдулла Тукай

Хәйрия ник нәтиҗәле түгел?


Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процент өлеше көнен бары тик 1 доллар белән генә үткәрә, ә 40 проценты 2 доллардан артык акча туздыра алмый. Әйе, бер телем икмәккә тилмергән вакытлар ачлыкта, Бөек Ватан сугышы заманында гына түгел, хәзер дә бар. Хәерчелектән, эшсезлектән интегүчеләр, башлыча, ислам илләрендә. 170 мөселман дәүләте арасыннан бары тик 5ендә генә халык азмы-күпме шөкер яши.
Ә уйласаң, исламда фарыз булган биш гамәлнең берсе – зәкәт. Ягъни байларның мохтаҗ милләттәшләренә үз акчаларыннан өлеш чыгаруы. Намуслы һәр мөселман бу таләпне үти. Ләкин хәерчелек ни өчен елдан ел үсә генә? Әйтик, 2009 елда Согуд Гарәбстанында зәкәттән генә дә 17 млрд.доллар акча җыелган. Бу акча кая китә? Ни өчен урта хәлле кешеләр бетә бара? Хәйрия ник нәтиҗәле түгел?
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...