Җәй җиткәч, һәркем баласы белән я җылы якларга, я авылга, я бакчага ашыга. Ләкин ят җирдә, сәфәр вакытында кайбер сабыйлар кычкырып елый башлый һәм олы кешеләргә аңларга кыен булган куркыныч хәлләрне сөйләргә керешә.
Нарасый фикеренчә, бакчада, алмагач астында, өч башлы аждаһа яши, шуңа да ул бакчага бармый, әбинең өендә исә ул җен яисә пәрине күрергә мөмкин. Әлбәттә, бу баланың фантазияләре. Әмма куркуларны ничек юкка чыгарырга соң? Бүген шуның турында сөйләшербез. Балалар нәрсәдән курка?