Бакчада үсә торган бер чәчәк тә роза кадәр игътибар таләп итмидер. Аны дөрес утыртырга, вакытында сибәргә, тукландырырга, кисеп торырга кирәк. Бүген “гөлләр патшасын” утырту серләрен ачабыз.
Роза төньяк җиле үтми торган кояшлы, ышык урын ярата. Чәчәккә бигрәк тә иртәнге кояш кирәк. Аны көнчыгыш, көньякка таба авыш җирдә утыртсагыз, тагын да әйбәт. Грунт суларының якын булмавы зарур – роза тамырын 1 метрга кадәр җибәрә. Димәк, дымлы туфракны да өнәми. Җиргә керамзит, көрән балчык, елга комы кушыгыз.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2039:2011-04-28-12-24-17&catid=157:2011-04-13-10-30-41&Itemid=623