Төнге сәгать 1дә Казанда «Азино» бистәсендәге бер минимаркеттан тревога сигналы килә. Кыңгыр хәбәрне алган 539нчы патруль экипаж кибет сатучысыннан шуны ачыклый: берничә минут элек ишек төбендә яшь егетләр сугышып канга батышкан. Тикшерә торгач, аларның сугышып кына калмыйча, яшьтәшләренең кесә телефонын да талап алулары билгеле була. Хокук бозучылар кайнар эзләрдән Фучик урамында кулга алына.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2038:---70---&catid=108:2010-11-30-19-22-47&Itemid=490