Төмәндә иң көчле көрәшчене билгеләделәр
Төмән өлкәсенең татар милли көрәше буенча ачык чемпионатында 41 егет катнашты. Соңгы елларда Төмән яшьләре көрәш белән күбрәк кызыксына башлады дип бәяли спорт белгечләре.
Төмән шәһәр сайты хәбәр итүенчә, өлкә беренчелегендә 1992–1994 елларда туган егетләр 50-80 кг авырлык категорияләрендә ярышты.
Беренче урыннарны яулаган көрәшчеләр: 50 кг — Имамметдин Салихов, 55 кг — Илмир Камалиев, 60 кг — Марат Хәбибуллин, 65 кг — Салават Мифтахов, 70 кг — Рәдиф Галимуллин, 75 кг — Дмитрий Норин, 80 кг — Игорь Волобуев, 80 кгнан артык — Сергей Захаров.
Чемпионат Төмәндә туып үскән Россия герое Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган иде. Шуңа күрә дә иң кадерле кунаклар булып Раушанның әти-әнисе Мөхәммәт һәм Гөлфруз Абдуллиннар чакырылган иде.