Габдулла Тукай

Казанга иң көчле яшь фигуристлар җыелачак

Казанга иң көчле яшь фигуристлар җыелачак

2 гыйнвардан 4 сенә кадәр Казанның спорт сараенда Тимераякта фигуралы шуу буенча Россия беренчелеге узачак. Ярышларда иң көчле юниор спортчылар катнашачак. Алар Россия кубоклары нәтиҗәләренә карап сайлап алынды. Ирләр арасында чыгыш ясаучы Константин Милюков Казан данын яклаячак. Чемпионатка укучыларын танылган тренерлар алып килә. Алар арасында олимпия уеннары чемпионнары Артур Дмитриев, Алексей Урманов, Россиянең атказанган тренеры Алексей Мишин бар, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат үзәге.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...