Кино сәнгатендә зур кызыксыну уяткан татар киносы - «Бибинур» Тегеранда 5-15 февраль дә узачак Халыкара иран кинофестиваленең конкурс программасына кертелде. Иранга Казанда узучы мөселман киносы фестивале вәкилләре дә барачак, алар әлеге бәйгедә киң тамашачыга “Бибинур”ны тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә “Татаркино”ның матбугат үзәге.