Быел Россиядә грипп белән авыручылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка азрак булса да, Казанда грипптан интегүчеләр әле дә күпләп саклана. Шул сәбәпле, даруханәләрдә даруларга зур мохтаҗлык сизелә. Шулай да ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы даруларга кытлык булырга тиеш түгел, республикада гриппка каршы торырлык дарулар җитәрлек, дип алдан ук хәбәр итте.