Габдулла Тукай

Кара Чишмә тарихы... Чаллының күргәзмәләр залында?

Кара Чишмә тарихы... Чаллының күргәзмәләр залында?
Яр Чаллы шәһәрендә сәнгатьнең бар тармаклары да үсештә. Күптән түгел Яңа шәһәрдәге рәсем галереясендә һәвәскәр рәссам Ирек Мәссаровның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Ирек Наил улы үзе – энергетик, Чаллы электр челтәрләренең бер подстанциясендә хезмәт куя. Буш вакытларында кулына гади карандаш, авторучка ала. “Бер график хезмәтне тәмамлар өчен җидешәр стержень яисә унышар карандаш бетерәм”,- ди ул.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналарның күбесе – график эшләр, портретлар. Барлык иҗат эшләрен туплый торган, аларны бәйләп тора торган уртак тема - рәссамның туган җире – Чирмешән районының Кара Чишмә авылы тарихы. Ирек әфәнде туган авылы мисалында татар халкының аз өйрәнелгән катлаулы һәм фаҗигале чорын, XVIII-XIX гасырларны рәсем теле аркылы сүрәтләп бирүгә ирешкән. Бу эшнең үзәген авылда ишеткән риваятьләр, архив чыганаклары, авыл оешу турында тарих укытучысы Һаҗәр Хуҗихановадан ишетеп калган мәгълүматлар, аксакаллар сөйләгән вакыйгалар тәшкил итә.

Күргәзмәгә куелган әсәр каһарманнарының (ир-ат һәм хатын-кыз костюмындагы) детальләре, көнкүреш әйберләре, җирле табигать үзенчәлекләре бик оста сүрәтләнгән. Бирегә рәссамның бөтен иҗаты да куелмаган әле (кече залда уздырылу сәбәпле). Берничә декоратив-гамәли сәнгать үрнәге останың бар диапозонын чагылдыра алмый. Шулай да, жанр төрлелеген чамалау кыен түгел: биредә күренекле авылдашларның портретлары да, тарихи графика да, майлы буяу белән эшләнгән натюрморт та бар иде. Чишмә буенда кич утырулар, Сабантуйлары, авылдагы беренче кешеләрнең игенчелеккә керешүе, урманчылар эше - барысы да калку һәм якты, шатлыклы буяулар белән гәүдәләндерелгән.

Рәссамның туган як табигатенә карата тирән кызыксынуы нәсел җепләре белән дә бәйләнгән: халык хәтере буенча Ирек Мәссаровның бабасының әтисе Әхмәтвәли күп кенә сабан туйларының җиңелмәс батыры булган, әлеге пәһлеван үз җилкәсендә ат кадәр атны күтәреп тора алган дип сөйлиләр!

Рәсем остасының бу инде икененче шәхси күргәзмәсе икән. Беренчесе район үзәге Чирмешәндә 30 декабрьдә (үткән елны) ачылып, зур уңыш белән узган. Якташлары Ирек әфәнденең иҗатына югары бәя биргәннәр. Чаллы күргәзмәсендә дә чирмешәнлеләр күп җыелган иде. “Син - безнең авылның Шишкины!”, - диде Габделхәй Таһиров.

Казаннан да кунаклар кайткан иде. Икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы, күренекле эшмәкәр Риф Борһанов сәләхиятле авылдашы Ирекнең эшләрен Мәскәү тамашачысына күрсәтергә дә лаеклы һәм без әле аны оештыруда ярдәм итәргә әзербез дип белдерде. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең “Хәерле иртә!” тапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы Илдар Кыямов та Ирек Мәссаровның авылдашы. Аның туган авылы турында китап язарга теләк белдерүе рәссамга яңа иҗат канатлары куйгандай була.

Гади генә бер авылдан сүрәт остасының үсеп чыгуы шактый кызыклы. Авыл кырына килеп урнашкан нефть вышкасы алты яшьлек Иреккә күңел күзен ачарга этәргеч була. Өйгә кайткач кулына карандаш алып ул аның рәсемен кагәзьгә төшерә. Өлкәннәрдән яшереп инде, билгеле... Авылга атаклы баянчы Рифкать Гомәровның кайтып төшүе үсмердә гармун уйнарга өйрәнү теләген кузгата. Нәкъ Рифкать кебек өйдереп уйныйсы килә егетнең. Әнә шулай гармун шыңгырдатып, сугыш турында рәсемнәр ясап айлар арты айлар уза. Үз дөньясына бикләнебрәк яшәүче улына карата көннәрдән бер көнне әни кешенең дә сабыр савыты тула: “Җитме сиңа, юкмы, гармун акыртып, немец башы ясап утырырга?!”, дип, әнисе булачак рәссамны кисәү агачы белән мунчага кадәр куып бара...

Рәсем сәнгатенә җитди омтылыш әйләнә –тирәне үзенчә күрә белгән Ирекне Әлмәт шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә алып килә. Яр Чаллыда соңгы елларда дизайнерлар курсын да тәмамлый ул. Үзлегеннән дә күп өйрәнә, тәҗрибәләр ясый, эзләнә. Сыерчык оясы кадәр (12 квадрат метрлы) бүлмәсендә караваттан кала төртелер урын да юк. Бөтен җирдә картиналар, агач тамырларыннан ясалган композицияләр, портретлар һәм конструкторлык эшләнмәләре урнаштырылган. Чыгарып ташланган икенче материаллардан җыелган пушка, самолетлар, Бөек Ватан сугышы чорындагы немец автоматы макеты, агачтан кырып эшләнгән скульптуралар Ирек Наиловичның тынгысыз иҗат фантазиясе, рухланып иҗат итүе турында ачык сөйли. Ләкин яшәү шартларының кысынкы булуы киң иҗат эшчәнлеген җәелдерергә ирек бирми – Ирекнең иреген чикли.

Яр Чаллы Картиналар галереясе директоры Флера Гайнетдинова болай диде: “Ирек - ХХI гасырның патриоты, чөнки үзенең каны, геннары буенча килгән тарихи вакыйгаларны, күңелнең иң тирән җирләреннән чыгарап, аны гүзәл әсәргә әйләндереп, шул ук вакытта заманчалыгын да югалтмаган әсәрләр тудыру - бик зур хезмәт. Олы хыял белән яши белүче кеше генә шундый тарихи картиналар тудыра ала дип исәплим мин”.

“Ирекнең үз теле һәм кулы (почеркы) инде формалашкан, - ди атаклы рәссам Анатолий Пашин. - Әлеге ”Туган авыл тарихы” сериясен матбугатта бастырып чыгару да татар мәдәниятына саллы өлеш булыр иде. Халыкның меңәр еллык акылын сәнгати күзаллавын үзендә туплаган асылташ һәм җәүһәргә тиң затлар (самородоклар) була. Сез – шуларның берсе”.

Ирек әфәнде картиналарында Кара Чишмәнең кырык уймак чишмәләре, кендек каны тамган гүзәл җирнең җан авазы, сүз белән сүрәтләп булмый торган җылылык, мәңгелек образлар. Бу - адәм баласына көч биреп торучы, аны алгысытып яшәтүче газиз туфрак – Туган авыл, ата-баба рухының Өнсез Авазы...

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...