Сиднейның тынычлык фонды WikiLeaks сайтына нигез салучы Джулиан Ассанжны тынычлык премиясенә лаек дип тапты. Бу хакта 11 майда Австралиянең Sydney Morning Herald газетасы хәбәр итте. «Кеше хокукларын яклауда гадәттәнтыш батырлык» өчен алтын медаль Ассанжга Лондонда узган тантаналы чарада тапшырылган.