Тамак төбе белән җырлау - сәнгатьнең кабатланмас бер төре. Аны теләсә нинди халык башкара алмый. Саян-Алтай төбәгенең Тува, Алтай халкы, монгол һәм Россиянең Европа өлешендә яшәүче башкорт халкы гына тамак төбе белән көйләү сәләтенә ия. Шул рәвешле җырлаучы беръюлы ике нота чыгара. Әнә шулай ике тавышлы соло барлыкка килә. Бу сәнгатьнең үзенчәлеге нәкъ шуның белән аерылып тора да инде.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2172:2011-05-11-11-06-05&catid=155:2011-04-11-16-44-26&Itemid=621