«Серле дөнья» сәхифәсендә чыккан «Адаштыручы урман» исемле язмамда әниемнең кешеләрне адаштыручы җенле урманда адашуы турында язган идем. Хәтерләсәгез, ул язмамда шушы ук урманда булган тагын бер фаҗига турында язырга сүз бирдем. Бу язмамны мәрхүм дәү әтием истәлегенә багышлыйсым килә, монда язылган сүзләр аның рухына дога булып ирешсен иде.
Әнием сөйләве буенча, дәү әти бик җитди, әмма шул ук вакытта телгә оста, юмор хисле кеше булган. Кызганыч, мин аны белмим, ул 1986 елда үлгән, ә мин 1987 елда тудым. Дәү әти балаларны бик яраткан, һәрвакыт өйгә үзе белән нәни сабыйларны ияртеп кайта торган булган. «Без көн саен кичен сеңлем белән клубка чыга идек. Әтинең беркайчан да без кайтмыйча йоклаганы булмады. Һәрвакыт борчылып көтеп торды. Үзенең чынлап та йокламаганын белдерү өчен ул, без өйгә кергәч, тамак кыра иде», - дип сөйли әни.