Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаэль Әхмәт улы Мостафин якты дөнья белән хушлашты. Аңа бер айдан буласы 80 яшьлек юбилеен да күрергә насыйп булмаган икән.
Рафаэль аганы дөньяда герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын фәнни тикшерүче, сайланма әсәрләрен туплаучы итеп беләләр. “Герой шагыйрь эзеннән”, “Җәлилчеләр”, “Өзелгән җыр эзеннән”, “Муса Җәлил” һ.б. әсәрләре танылу алды. язган. Әдипнең әсәрләре татарча гына түгел, рус, башкорт, украин, немец һ.б. телләрдә дә дөнья күрде.
”Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев” нәфис-публицистик китабы да рус һәм татар телләрендә (Ә.Хәсәнов авторлыгында) аның каләме белән язылган. Хезмәтләре агымдагы татар әдәбияты мәсьәләләренә һәм аерым язучыларның иҗатларына карый. Җыеп кына әйткәндә, барлыгы 36 китабы 1,26 млн. гомуми тиражда басылып чыккан.
Тумышы белән Рафаэль Мостафин Татарстанның Баулы авылыннан. Казан дәүләт университетының филология-тарих факультетын тәмамлап, иж элек татар мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта, Баулы районында комсомол райкомы секретаре булып тора. Әдинең кул көч төрле өлкәләргә кергән - шәһәр һәм район газеталары редакцияләрендә дә эшләгән, Казан телевидениесенең нәфис программалар баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы секретарь да итеп билгеләнгән, “Казан утлары” һәм “Татарстан” журналларында баш мөхәррир вазыйфасында торган. Соңгы вакытта әдипне “Татарстан”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе итеп беләләр иде.
Р.Мостафин “Почет билгесе”, М.Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре белән бүләкләнгән.
“Арабыздан максатчан, гадел, зыялы кеше китеп барды. Талантлы әдибебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр”,- диелә Татаррстан җитәкчелеге исеменнән язылган некрологта. Ул Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Юрий Камалтынов, Айрат Сибгатуллин, Марат Моратов, Илсур Метшин, Альберт Хәбибуллин, Илфак Ибраһимов тарафыннан имзаланган.
Мәрхүм белән бәхилләшү 15 апрельдә фатиры урнашкан йортта (Казан, Четаев ур., 11) була.