Башкалабызга 300 дән артык чакрым ераклыктагы Самарадан 23 бала ислам нигезләре турындагы белемнәрен сынарга дип килде. Шуларның җидесе “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” конкурсында төрле бүләкләргә лаек булды. Самара өлкәсе Камышлы районы мөхтәсибе Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ үзе җыеп алып килгән балалар өчен бик куанса да, бәйге хикмәте урын алуда гына түгел дип саный. Без аның белән конкурс тәмамлангач сөйләшеп алдык.
- Ерак араны якын итеп килгәнсез. Юлыгыз уңдымы?
- Бик тә уңды, Аллага шөкер. 23 бала алып килдек. Иң кечебезгә дүрт яшь. Иң өлкәнебезгә - 17. Алты малай, калганнары кызлар. Аллага шөкер, үзебезнең районда зур автобуслар булмау сәбәпле Болгарстан шәһәреннән автобус яллап, мәрхәмәтле бәндәләр ярдәмендә бер көн алдан килеп җиттек. Иң беренче итеп балаларыбызны экскурсия кылдырдык. Кол Шәриф мәчетендә булдык. Менә бүген инде бик дулкынланып конкурста катнаштык. 23 баладан җидесенә бүләк булды. Бу безнең өчен бик зур шатлык. Узган ел бер балабыз урын алып кайткан иде. Эш урын алуда гына түгел, иң мөһиме - менә балалар никадәр мөселман яшьтәшләрен күрделәр, алар үзара танышып-аралашып кайталар. Аларны бер җиргә җыю, динебез турында күбрәк белергә этәргеч ясау бик зур эш. Үзебезнең мәркәзебезне, мәчетләрне, мөселманнарның ничек яшәгәннәрен күрделәр. Казан халкы төрле милләттән булса да үзара тату икәнлекне тойдылар.
read more: Габдулла хәзрәт: Казанга барасын белгән баланың күзләренә яшь тулды...