Габдулла Тукай

Бәйгедә 3 яшьлекләр дә катнашты

Ял көнендә Казанның “Мәрҗәни” мәчете төрле төбәкләрдән, районнардан җыелган балалар белән тулды. Әле әниләре алдыннан яңа төшкән сабыйлардан башлап, бәлигъ булыр яшькә җиткән яшүсмерләргә кадәр ислам нигезләре турындагы белемнәрен сынарга җыелганнар. Алар 14 нче тапкыр үткәрелүче “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” бәйгесендә көне буе диярлек динебезгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, рәхәтләнеп аралаштылар. Быел башка еллардан аермалы буларак, балаларга татар дин әһелләре, Габдулла Тукай кебек бөек шәхесләребез турында да сораулар әзерләнгән иде. Малайларны, кызларны Ибраһим хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Бәйгененең төп оештыручысы "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы рәисе, "Мәслимә" газеты мөхәррире, хаҗия Әлмира апа Әдиатуллина әйтүенә караганда, балалар зур әзерлек белән килгәннәр. Кайбер урыннарга икешәр кеше лаек булуы да шуңа бер ишарә. “Жюрида Исламны яхшы белгән Коръән хафизлар. Балаларның бу бәйгедә катнашулары үзе бер батырлык. Алга таба да шушылай бердәм булыйк. Балаларны денле итеп тәрбияләргә насыйп булсын”, - диде.

Тулысынча укырга: Бәйгедә 3 яшьлекләр дә катнашты

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...