Габдулла Тукай

Чәчне ничек дөрес тәрбияләргә?

Чәчне карый беләбезме? Берәүләр аның ние бар, шампунь саласың да юасың, диләр. Ә чынлыкта исә чәчне дөрес юмау баш тиресе ялкынсынуына, чәч коелуга, юкаруына китерә.
Белгечләр сүзләренә караганда, чәчне майлануга- пычрануга ук юарга кирәк. Шампуньне дә чәч төренә карап сайлау зарур. Чәч төре исә түбәндәгечә билгеләнә:

Нормаль чәч шома, ялтырап торучан. Аның очлары икегә аерылмый, чәч 4-5 көннән соң майлана. Нормаль чәчнең кышын баш киеменнән йөргәнгә, тизрәк үз формасын югалтуы да мәгълүм. Шуңа чәчем тиз майлана башлады дип артык хафаланмагыз. Майлану ел фасылына, майлы ризык куллана башлауга дабәйле.

Коры чәч ялтырамый, икегә аерыла. Аны бер атна юмасаң да, майлы кебек күренми.
Майлы чәчне аеру авыр түгел. Ул иртән юылса, кичкә үк майланып ката. Чәчне ничек дөрес тәрбияләргә?

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...