Татарстанның Арча районында татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган www.gabdullatukay.ru Интернет–порталын тәкъдим итү кичәсе узды.
Район үзәгендә урнашкан Сәнгать мәктәбе бу көнне бәйрәмчә гөрләп торды: мәктәп укучылары биредә Г.Тукай әсәрләре буенча шигъри–музыкаль композиция куйды. Ишектән үк кунакларны Тукай әкиятләре геройлары – Кәҗә белән Сарык, Су анасы белән Шүрәле каршы алса, балалар тынлы оркестры
“Тукай маршы”н уйнап, бөтен бинаны яңгыратып торды. Фойеда балалар Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләр күргәзмәсе оештырылган иде.
Тулысынча...